ТАССРның 100 еллыгына һәм районның 90 еллыгына, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары якшәмбе көнне Баулы шәһәренең "Нефтьче" стадионында узачак. Санитария нормалары үтәләчәк: стадионга кергәндә барлык халыкның температурасын үлчәячәкләр, шулай ук металл детекторы урнаштырылачак.
Халыкка үзләре белән битлек алырга һәм социаль дистанцияне үтәргә киңәш ителә.
Шәһәр һәм район халкын 15.00 сәгатькә стадионга чакыралар - бу вакытта Баулы осталары ярминкәсе ачылачак, шулай ук мастер-класслар белән интерактив зоналар эшли башлаячак. Баулыларга шулай ук "Баулы фотоелъязмасы" күргәзмәсен карарга тәкъдим итәләр.
16.00 сәгатьтә Баулы районы артистлары, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан йолдызлары катнашында концерт башлана. 21.00 сәгатьтә - бәйрәм фейерверкы.