Баулы педагоглары эшкә йомгаклар ясады

2020 елның 22 августы, шимбә

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районына эш сәфәре барышында укытучыларның август конференциясендә дә катнашты.

Быел илебездә килеп туган санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, конференциядә районның мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары һәм башка җитәкчеләр генә катнашты, ә укытучылар, мәктәп коллективы конференцияне видео-конференция режимында “Зум” платформасы аша карадылар.

Конференциядә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Тамара Фёдорова да катнашты. Конференциядә районның лаеклы укытучыларына “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе тапшырылды. Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева узган уку елы нәтиҗәләре турында чыгшы ясады.

Ул билгеләп үткәнчә, район мәктәпләренең ун медалисты белемнәрен Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән дәлилләгән. Мәсәлән, 7нче мәктәпне тәмамлаган Владимир Хрисанов математикадан 98 балл җыйган.

Конференция бүләкләүләр белән тәмамланды.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International