Фәрит Мөхәммәтшин Баулыда президент программалары үтәлеше белән танышты

2020 елның 21 августы, җомга

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы районыда төзекләндерелгән ишегалларын һәм социаль-мәдәни объектларны карау барышында халыкның инициативасын һәм тәртипкә китерелгән территорияләрнең торышын югары бәяләде. 

Узган ел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге йорт яны территорияләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән яңа “Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте. Баулы районында 2020 ел программасына 73 мең кв. метр мәйданлы 16 йорт керде. Эшләрнең гомуми бәясе 88 млн сум тәшкил итә.

Баулыда Мөхәммәтшин Пушкин урамындагы әлеге программа буенча төзекләндерелгән ишегалдын карады. Җирле хатын-кызларның берсе, мөмкинлектән файдаланып, ТР Дәүләт Советы Рәисеннән балалар мәйданчыкларында комны резина өслеккә алыштыруны сорады. Парламент җитәкчесе мөрәҗәгатьне игътибарга алды.

Эш сәфәре барышында Мөхәммәтшин шулай ук Кырымсарай авылы Мәдәният йорты бинасын капиталь ремонтлау барышын да карады. Тикшерү барышында ул район башлыгына бина алдында асфальт түшәүне йөкләде.  

Кырымсарайда яшәүчеләр республика депутатларына чистарту корылмалары төзегән өчен рәхмәт белдерделәр. 

Монда биологик чистарту корылмаларын авыл кешеләре соравы буенча 2019 елда төзегәннәр. Акчалар Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International