Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, яңа коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, апрельдә кертелгән чикләү чараларыннан соң, күчемсез милек әйләнеше акрынлап торгызыла, дип билгеләп үтә.
Әйтик, апрель аенда кимегәннән соң (ул вакытта якынча 53 мең гариза бирелгән), исәпкә алу-теркәү гаризалары саны җәйнең ике аенда элеккеге дәрәҗәгә чыккан диярлек. Әйтик, агымдагы елның июлендә мондый гаризалар 109 меңнән артык кабул ителгән, бу пандемиягә кадәрге чорга караганда күбрәк (мәсәлән, мартта якынча 89 мең гариза кергән), һәм хәтта 2019 елның июленә караганда да күбрәк (92 294)!
2020 елның 7 аенда күчемсез милек объектларына хокук теркәү, хокук чикләүнең гомуми саны 460 255 мең тәшкил иткән, бу 2019 ел дәрәҗәсе белән чагыштырырлык (460 269).
2020 елның 7 аенда сату-алу шартнамәләре нигезендә хокукларның күчеше теркәлгән күчемсез милек объектларының гомуми саны 67 558 тәшкил иткән. Шул ук вакытта 2020 елның июлендә мондый объектлар, апрель белән чагыштырганда, 14 757 иде (6 320) - бу аларның 7359 (апрельдә 3 749), торак урыннары - 1434 (апрельдә 475), җир участоклары - 5 585.