“ТАССРның 100 еллыгы” флагында Баулы районы гербы пәйда булды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында спорт һәм социаль проектлар дирекциясе Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты белән берлектә “Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы флагы эстафетасы” проектын гамәлгә ашыра.
Проект Россия һәм республика этапларыннан тора. Россия этабы кысаларында флаг Россиянең сигез федераль округында булды, анда бәйрәм чаралары кысаларында төбәк милли-мәдәни автономияләре теркәлгән субъектларның флаглары сурәтләнгән 68 нашивка ясалды. Эстафетаның республика этабы июнь ахырында старт алды һәм бүгенге көнгә әләм республиканың 26 районында булды.
Бүген флагны бүләкләү тантанасы шәһәрнең үзәк мәйданында узды. Ул безгә Тәтеш районыннан килде һәм Ютазы районына китте. Тантаналы шартларда район башлыгы Рамил Гатиятуллин Баулы районы гербы төшерелгән сүрәтне флагка беркетте.
Флаг республиканың 43 муниципаль районында, ике шәһәр округында булырга һәм Казанга кайтырга тиеш. 30 августта Республика көнен бәйрәм итү кысаларында эстафетаның финал чарасы узачак. Аннары флаг башкаланың Милли музеенда үз урынын алачак.