Баулы җырчысы “Балкыш” фестиваленең гала-концертында чыгыш ясаячак

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Баулылар «Балкыш» («Сияние») ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның VI республика фестивале лауреатлары гала-концертын карый ала. Анда якташыбыз Валентина Митряшкина да чыгыш ясаячак.

“Балкыш” фестиваленең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган гала-концерты 20 августта 11 сәгатьтә онлайн-трансляция форматында узачак. Концертны «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстанның рәсми бергәлеге битендә карарга мөмкин. Трансляциягә сылтама: https://vk.com/video-85877975_456241625.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International