Баулы районында урак өсте экваторны узды

2020 елның 18 августы, сишәмбе

Баулы районында барлык урып-җыю мәйданнарының яртысыннан артыгы җыелган инде.

17 августка булган мәгълүматларга караганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар барлык мәйданның 53 процентында җыелган. Баулы игенчеләре 49,8 мең тонна ашлык суктырган. Уңыш күрсәткече берничә көн дәвамында үзгәрми һәм гектардан 33 центнер тәшкил итә. Һава шартларына карамастан, район кырларында эш кайный. 
Тулырак: http://bavly-tat.ru/news/obschestvo/uborka-urozhaya-proshla-ekvator

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International