Баулыда «Автоледи» машина йөртү осталыгы республика конкурсының район этабы узды. Быел конкурста төрле яшьтәге тугыз хатын-кыз катнашты.
Традиция буенча автоледилар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә һәм фигуралы йөртү осталыгында үзара ярыштылар. Кемгәдер юл йөрү кагыйдәләрен белү имтиханын бирү җиңелрәк иде, ә кемдер, киресенчә, үзен "елан"да ышанычлырак хис итте.
Быелның төп призын Самант Теребенина алды. Ул машина йөртү этабында иң яхшы нәтиҗә (1,04 минут) күрсәтте, бер генә хата да ясамады һәм имтихан этабында (3,17 минут) биремнәрне барысыннан да тизрәк үтәде, 18 сорауга дөрес җавап бирде.
Бүген Самант Теребенина Баулы районы данын Әлмәт шәһәрендә “Автоледи” конкурсының зона этабында яклаячак.
Икенче урынны, 10 балл җыеп, Гүзәл Миңнегалиева алды.
Өченче урында Диләрә Нуретдинова.
Фото: Ләйсән Галимова