Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Баулы прокуратурасы коллективын һәм Баулы муниципаль районы активын яңа прокурор белән таныштырды. Бу вазыйфага 54 яшьлек Илшат Фәрит улы Нәҗмиев билгеләнде.
Илшат Нәҗмиев Мөслим районында туган, Лениногорски шәһәр прокуратурасының өлкән тикшерүчесе булып эшләгән, Мөслим районы прокуроры урынбасары вазыйфасын башкарган. 2010 елдан Азнакай шәһәр прокуратурасын җитәкләгән.
Юстициянең өлкән киңәшчесе булып тора.