Баулы районының 90-еллыгы көнендә яңа гаилә туды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Бүген, 10 августта, Баулы районы оешуга нәкъ 90 ел тулды. Даими рәвештә инфраструктурасы камилләшә барган, халык ялы һәм хезмәте өчен тиешле шартлар тудырылган, гаилә кыйммәтләрен саклау өчен күп көч куелган районда яшь гаиләләр туа. Һәм шундый гаиләләрнең берсе нәкъ менә шушы юбилей көнендә һәм ТАССРның 100 еллыгы елында барлыкка килде.

Баулы муниципаль районы башлыгы урынбасары Р. Г. Хәмидуллин Хәсәншиннар гаиләсенә никах теркәү турындагы таныклыкны тапшырды. Моннан тыш, Ринат белән Даниягә "ТАССРның 100 еллыгы" истәлек билгесе, бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International