Баулы районы авылында ял паркы төзелә

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Александровка авылында үзара салым, шулай ук былтыр откан грант акчасына ял паркы төзелә башлады.

Александровкада парк төзү дүрт ел элек үк планлаштырылган. Ул вакытта Александровка авыл җирлеге башлыгы урынын биләгән башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев әйтүенчә, 2016 елның ноябрендә референдумда һәр балигъ яшьтәге кешедән 500 сум җыярга һәм бу акчаларны ял итү урыны төзелешенә җибәрергә дигән карар кабул ителгән. Әмма җыелган акча җитмәгән.

Былтыр Илнар Вәлиев үзе эскиз проектын төзеп, җәмәгать урыннарын төзекләндерү буенча авыл җирлекләре арасында үткәрелгән бәйгегә җибәргән. Нәтиҗәдә әлеге проект җиңүчеләр рәтенә кергән һәм 500 мең сум күләмендә грант откан.

«Быел 1 млн 435 мең сум күләмендә ял паркын төзүгә керештеләр. Материалларның бер өлеше узган ел сатып алынган иде: брусчатка, ком, поребриклар һәм башкалар. Быел төзелеш-монтаж эшләренә аукцион үткәрелде. Шушы көннәрдә подряд оешмасы паркны реконструкцияләүгә кереште", - дип сөйләде Илнар Вәлиев.

Яңа парк авыл мәдәният йорты территориясендә барлыкка киләчәк. Аның директоры Валентина Данилина сүзләренчә, хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Подрядчы оешма хезмәткәрләре брусчатка салу өчен нигез әзерлиләр. Парк проекты буенча брусчатка салу, яктырткычлар, эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру каралган. Шулай ук обелискка илтүче тротуар төзеләчәк. Мәдәният йорты территориясендә шулай ук Скандинавия йөреше белән шөгыльләнү өчен юл барлыкка киләчәк. Әмма боларның барысы да тиз генә булмаячак, эшләрнең бер өлеше киләсе елга планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International