Баулылы Нияз Садиков «Төньяк башкала» ярыммарафоны призеры булды

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

Кичә, 9 августта, Санкт-Петербургта "Төньяк башкала" ярыммарафоны узды. Спортчылар ике дистанциядә ярыштылар - 21,1 һәм 10 км.

Ярыммарафон дистанциясе стартында Россиянең иң көчле җиңел атлетлары, шул исәптән баулылы Ринас Әхмәдиев та (ул күптән түгел Мәскәү ярыммарафоны җиңүчесе булды) очрашты.

Әмма бу юлы икенче якташыбыз - 21,1 км дистанцияне 1 сәг. 5 минут 58 секундта узган һәм икенче булып килгән Нияз Садиков бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. Ярышның беренче яртысында лидер булган Ринас дистанциянең икенче өлешендә артта кала башлады. Нәтиҗәдә ул алтынчы килде.

Ринас кебек үк, Нияз да Баулының 1нче спорт мәктәбендә шөгыльләнде, тренеры М.М. Фәхриев җитәкчелегендә күп тапкырлар район данын төрле ярышларда яклады. Ринас Әхмәдиев - Ф.Ф.Төхбәтуллин укучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International