Баулы ветераны юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 9 августы, якшәмбе

90 яшен тутырган Тәнзилә Дәүләтбаева актив, шат күңелле, искиткеч хәтере белән сокландыра.

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Тәнзилә Дәүләтбаевага бүген 90 яшь тулды. Ул Татарстанның Тымытык районы Сарлы авылында (хәзерге Азнакай районы) күп балалы гаиләдә туган. Әти-әни колхозда эшләгән. Гаилә башлыгы сугышка киткәч, Тәнзилә апаның әнисе дүрт бала белән ялгызы кала. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, гаилә Баулыга күченә.

Тәнзилә апа 1950 елда булачак ире Габделбәр Дәүләтбаев белән таныша. Гаилә корганнар, өч бала үстергәннәр. 

Тәнзилә Ситдыйкова колхозда үлчәүче, аннары сатучы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыкканчы, көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында баш киемнәре тегү мастеры булып көч куйган. Аның гомуми хезмәт стажы 39 ел тәшкил итә.

Тәнзилә Дәүләтбаеваны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Ул традиция буенча ветеранга ил президентыннан котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International