Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

7 августта төнлә, көндез һәм кич Татарстан территориясендә урыны белән көтелә: кыска вакытлы яшенле яңгыр, 15-20 м/с ка кадәрле җил, көндез һәм кичен локаль рәвештә 23 м/с; көндез һәм кич аерым районнарда көчле бозлы яңгыр.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка киңәш итә:

Һава шартлары начарайган очракта, урамда булганда, электр линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм витриналар белән янәшә, шулай ук йорт карнизларыннан, реклама стендларыннан һәм растяжкалардан, навеслар һәм черек агач кәүсәләреннән ераграк торыгыз. Җәрәхәтләр алмас өчен, җил көчәйгән очракта, подъездга яки бинаның подвалына качарга кирәк.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда булсагыз, подъездга кереп качарга киңәш итәбез. Йорт диварлары янында көчле җилдән качарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башкалар төшәргә мөмкин.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә килү куркыныч.

6. Җил ваткан пыяла куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Барлык тәрәзәләрне тыгыз ябарга, балкон һәм лоджияләрдән очып төшәрлек предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт  «101,112» номерларына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International