РОСРЕСТР ВЕДОМСТВОНЫҢ 34 "ИГЕЗӘК" САЙТЫН БЛОКИРОВАТЬ ИТҮ ТУРЫНДА ХӘБӘР ИТӘ.

2020 елның 5 августы, чәршәмбе

Росреестрның игезәк сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча үткәргән эше нәтиҗәсендә Роскомнадзор суд карарлары нигезендә мондый 34 ресурсны блоклады.

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында булган белешмәләр Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы тарафыннан бирелә. Күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны онлайн режимда гражданнар Росреестрның гавами кадастр картасында алырга мөмкин.

Мондый хезмәтләрне башка затлар һәм оешмалар тарафыннан игезәк сайтлар аша күрсәтү - законсыз эш, булган тәртипне боза һәм тискәре нәтиҗәләргә китерә, аерым алганда, аларга түбәндәгеләр керә: күчемсез милек әйләнеше өлкәсендә мошенниклык гамәлләренә алшартлар тудыру, оператив-эзләү эшчәнлеген һәм хокук саклау эшчәнлеген кыенлаштыру, шәхси мәгълүматлар әйләнешенең хокукый режимын үтәмәү һ.б.

Тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1799050.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International