2020 елның 17 июнендә РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 6 июнендәге 830 номерлы карары үз көченә керде, аның нигезендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янаганда һәм (яисә) килеп туган очракта, мәдәни чараларга билет, абонементлар һәм экскурсия юлламаларының бәясен каплау тәртибе һәм срокларына үзгәрешләр кертелде.
Төзәтмәләр белән каралган:
Чараны үткәрмәү яки күчерү турындагы мәгълүмат мәдәният оешмасы яисә музей тарафыннан гадәттән тыш хәлләрнең югары әзерлек режимын гамәлдән чыгару датасыннан 14 календарь көннән дә соңга калмыйча урнаштырылырга тиеш.
Чараны күчергән очракта оештыручы килүчегә элегрәк алынган билет буенча күчерелгән чарага килергә яки бу билетны ваучерга алыштырырга тәкъдим итәргә хокуклы.
Гадәттән тыш хәлләр режимы кертелү сәбәпле күчерелгән барлык чаралар бу режимнарны гамәлдән чыгарганнан соң 18 айдан да соңга калмыйча үткәрелергә тиеш.
Тулырак:https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1798550.htm