Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Шаһбә Сөнгатуллин олы юбилеен - 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Шаһбә Мотыйгулла улы Исәргәп авылында туган. 56 елдан артык туган авылы колхозында тракторчы булып эшләгән.
Хатыны Рабига Хәбиповна белән бергә 50 ел бергә гомер кичергәннәр, дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, тормыш иптәше 13 ел элек вафат булган. Бүген юбиляр үзе генә яши, аның балалары төрле шәһәрләргә таралган. Юбилей көнендә алар барысы да туган йортларына җыелдылар. Сүз уңаеннан, Шаһбә Мотыйгуллин - бай бабай, аның алты оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран бик актив, шат күңелле.
Ветеранны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров та котлады. Ул юбилярга истәлекле бүләк һәм ил президенты котлавын тапшырды.