Шимбә көнне “Ватан” паркында чик сакчыларына куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды. Мемориал урнаштыру эшен Баулы шәһәренең чик сакчылары берлеге башкарган.
Кичә, Һава-десант гаскәрләре көнендә, Баулыдагы Дан аллеясында десантчыларга багышланган һәйкәлне ачтылар. «Баулы шәһәре һәм Баулы районы десантчылары берлеге» төбәкара иҗтимагый оешмасы бүлеге рәисе Дмитрий Шатанов сүзләренчә, десантчыларга һәйкәл булдыру идеясе ике ел элек барлыкка килгән. Ике ел дәвамында һәйкәл проектын эшләгәннәр, аны төзү өчен кирәкле акчаны җыйганнар.

фото: Ләйсән Галимова