Баулыда туып-үскән спортчы Ринас Әхмәдиев Мәскәүдә узган ярыммарафонда беренче урынны алды.
Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Ринас 21,1 км дистанцияне 1 сәгать 4 минут 24 секундта үткән. Хәбәрчегә интервьюда спортчы Мәскәү ярыммарафоны - быел аның беренче старты һәм ул бу ярышларны бик көтүен әйткән.
Мәскәү ярыммарафоны - "ЗаБег.РФ" проектының бер өлеше.
Фото: Михаил Джапардзе/ТАСС