Баулы районында тагын бер мәчет ачылды

2020 елның 30 июле, пәнҗешәмбе

Яңа мәчет Яңа Баулы авылында төзелде. Ул ике ел элек сафка бастырыла башлаган иде. 

“Балкыш” дип исемләнгән мәчет төзелеш авыл халкы һәм иганәчеләр ярдәме белән алып барылган. 

Мәчет ачу тантанасында  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты. Алар халыкны бу бәйрәм белән котладылар. 

“Балкыш” мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Вәлиәхмәтовка шәһадәтнамә тапшырды. Аннан соң хәзрәтләр бергәләшеп мәчет территориясенә агач утырттылар. 

Фото: Ләйсән Галимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International