Үзара салым программасында катнашу турындагы референдум вакытында авыл халкы акчаның бер өлешен юлларны ремонтлауга юнәлдерү өчен тавыш бирде. Нәтиҗәдә, Кырымсарайда һәм Мортаза авылында юлларга 80 мең сумлык ком-гравий катнашмасын сибү эше башкарылды.
Ике километрга якын юл ремонтланган, бу максатка 270 тонна ком-гравий катнашмасы кайтарылган. Авыл җирлеге башлыгы Дамир Шакирҗанов сүзләренә караганда, авыл җирлеге башкарма комитетында хәзер үз тракторлары бар, бу эшне җиңеләйткән. Аны былтыр откан грант хисабына сатып алганнар. Ә КамАЗ автомобилен җирле авыл хуҗалыгы оешмасы бүлеп биргән.
Текст һәм фото: Кадрия Гыймазова