Баулыда район имамнары җыелышы узды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Баулының «Гали» мәчетендә Баулы районы имамнарының чираттагы күчмә җыелышы узды.

Җыелыш, гадәттәгечә, мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышудан башланды. Пандемия шартларында авыл мәчетләренең эшләве, газ һәм электр энергиясе белән тәэмин итү, документлар белән эшләү кыенлыклары турында сөйләштеләр. Тик, мөгаен, җыелышта иң актуаль проблема - җирләү, шул исәптән үпкәләрне ялкынсынудан үлгәннәрне дә мәсьәләсе булгандыр. Әнвәр хәзрәт Хәмитов барлык очракларда да саклык чаралары турында истә тотарга кирәклеген искәртте.

Шулай ук алда торган иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәменә әзерлек турында да җентекләп фикер алыштылар.
Индира Сәйфуллина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International