Татарстанда 31 июльдә билгеләп үтеләчәк Корбан гаете көнне корбан чалырга теләүчеләр өчен барлыгы 33 мәйданчык билгеләнде.
Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте. Баулыда корбан чалуны Татарстан урамы, 1-А адресы буенча ("Өмет"мәчете янында) башкарырга мөмкин.