Баулы районында урак башланды

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Кичә Баулы районы хуҗалыклары урып-җыюга керештеләр. Басуларга беренчеләрдән булып «Бәкер» һәм «Николашкино»крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәткәрләре чыкты.

Узган елларда урып-җыю июльнең соңгы көннәрендә башланса, быел уҗым культураларын бер атнага иртәрәк чаптыруга керешкәннәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Наил Галиуллин сүзләренә караганда, моңа һава торышы уңай торуы йогынты ясаган.

«Бәкер» хуҗалыгы кырларында бүгенге көндә ике техника эшли. Алар бөртекле культураларны чабалар. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, районда көзге культуралар мәйданы 8 мең гектар тәшкил итә. 

Наил Галиуллин билгеләп үткәнчә, быел барлык кыр эшләре вакытында башкарылган, шуңа күрә уңышка фараз яхшы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International