Баулы автоинспекторлары " Бала-төп пассажир!" дип исемләнгән балаларның юлда имгәнүен булдырмауга юнәлдерелгән рейд уздырдылар.
2020 елның алты аенда Баулы районында балигъ булмаган пассажирлар ташу буенча 138 хокук бозу очрагы ачыкланган.
Рейд барышында Баулы автоинспекторлары машина йөртүчеләрнең балаларны ничек йөртүләрен һәм кирәкле документлар булуын тикшерделәр. Шулай ук машина йөртүчеләргә балалар өчен махсус утыргычлардан файдаланганда балалар юл-транспорт травматизмының ни дәрәҗәдә кимүен аңлаттылар.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары сүзләренә караганда, кайбер шоферлар балаларны йөрткәндә куркынычсызлык каешларын дөрес кулланмый. Җиде яшьтән кечерәк балаларны автомобильнең арткы утыргычта автокреслоларда йөртергә, ә алгы утыргычта өлкәнрәк балаларга гына, шулай ук махсус тотып тору җайланмалары булганда, утырырга рөхсәт ителә.
Тулырак мәгълүмат: http://bavly-tat.ru/news/gibdd-soobshchaet/v-bavlinskom-rayone-za-polgoda-vyyavili-pochti-138-narusheniy-po-perevozke-detey