Татарстанның Кадастр палатасы мәдәни мирас объектлары территорияләре чикләре турындагы мәгълүматны бердәм дәүләт реестрына кертүне дәвам итә

2020 елның 21 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына Татарстанның 124 мәдәни мирас объектының территориясе чикләре турында белешмәләр кертелгән.

Бүгенге көндә ЕГРНда (КМБДР) Татарстанның мәдәни мирас объектларының 778 территориясе чикләре турында белешмәләр бар.

Мәдәни мирас объекты территориясе чикләре төгәл билгеләнергә һәм күчемсез милек реестрына кертелергә тиеш, шулай итеп тарих һәм мәдәният һәйкәлләре тиешенчә сакланачак. Бердәм дәүләт реестрында мондый территорияләр турында мәгълүмат булмау җирле үзидарә органнары тарафыннан җир кишәрлекләре биргәндә шәһәр төзелеше хаталарын җибәрүгә, шулай ук территорияләрне үстерүне планлаштырганда законнарны бозуга китерергә мөмкин.

Күчемсез милек сатып алыр алдыннан, чикләүләр һәм йөкләмәләр булу-булмауны тикшерү өчен, күчемсез милек объекты турында ЕГРН нан өземтә алырга киңәш итәбез. Шулай итеп, гражданинның җир участогының мәдәни мирас объектын саклау зонасына керүен тикшерергә мөмкин.

Күчемсез милек реестрыннан өземтәгә КФҮнең теләсә кайсы офисында, Росреестрның һәм Федераль кадастр палатасының рәсми сайтында заказ бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International