Татар Кандызы авылы китапханәсе муниципаль мәдәният учреждениеләре конкурсында "Татарстан Республикасы авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә" номинациясендә җиңү яулаган өчен акчалата бүләк алачак.
Акча учреждениенең матди-техник базасын яхшыртуга, аерым алганда, мебель сатып алуга тотылачак. Узган ел ел әлеге конкурсның җиңүчесе булып Поповка авыл китапханәсе танылды.
Кадрия Гыймазова