Баулы районы хуҗалыкларында урып-җыю техникасы әзерлеген тикшерделәр.
Авыл хуҗалыгы техникасын кабул итүдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник сәясәт буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәрит Кыямов, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, аның урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты.
Алар хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында ашлык җыю техникасын карадылар, урып-җыю эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгын тикшерделәр.
Комиссия Баулы районының тугыз хуҗалыгын карады. Кайбер җитешсезлекләрне исәпкә алмаганда, алар барысы да әзер дип табылды. «Берлек», «Миңнуллин», «Исламгалиевлар» һәм «Николашкино» хуҗалыклары әзерлеге югары бәяләнде.
Тәлгать Таһирҗанов Баулы районын авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү буенча бүгенге көндә иң яхшыларның берсе буларак билгеләп үтте.