Булачак халык санын алуның үзенчәлекләре

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Гомуми чикләү чаралары белән бәйле рәвештә, Росстат 2020 елның октябренә планлаштырылган Бөтенроссия халык санын алу вакытын күчерергә тәкъдим итте. Агымдагы елның 27 июнендә Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2021 елның апреленә халык санын алуны күчерү турында карар имзалады.

Шулай итеп, Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Ул илнең барлык төбәкләренә, хәтта иң кечкенә һәм ерак торак пунктларга да кагылачак. Ерак торак пунктларда халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 30 июненә кадәр узачак.

Булачак халык санын алу Россия тарихында беренче цифрлы сан алу булачак. Һәр исәпкә алучы махсус программа белән: электрон исәпкә алу кәгазе, шулай ук мәгълүматларны саклау куркынычсызлыгын тәэмин итүче технологияләр белән планшет алачак. Электрон җайланмалар куллану хаталар санын киметергә һәм мәгълүматны эшкәртүне тизләтергә мөмкинлек бирәчәк. 

Яңа технологияләр ярдәмендә халык санын алу мавыктыргыч онлайн-уенга әвереләчәк. Хәзер исәпкә алучы белән аралашып тормаска да була - «Госуслуги» порталында электрон исәпкә алу кәгазьләрен теләсә кайсы уңайлы вакытта мөстәкыйль рәвештә тутырырга мөмкин. 

Булачак Бөтенроссия халык санын алуга якынча нәтиҗәләр 2021 елның октябрендә ясалачак. Ахыргы нәтиҗәләр рәсми рәвештә 2022 елның IV кварталында басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International