Баулыда тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген тыл хезмәтчәне Мөсәлия Мөхәммәдиевна Садыкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мөсәлия апа 35 ел 2нче мәктәптә җыештыручы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр, 50 елдан артык бәхетле гаилә тормышы кичергәннәр.

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады, сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда күрсәткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, озын гомер, сәламәтлек һәм якыннарының кайгыртуында яшәвен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International