Федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләре турында

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

Яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча чаралар үткәрүгә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга федераль бюджеттан субсидияләр бирү тәртибе нинди?

РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 2 июлендәге 976 номерлы карары белән 2020 елда федераль бюджеттан Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына яңа коронавирус авыруы таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында аеруча зыян күргән гражданнарга субсидияләр бирү Кагыйдәләре расланды.

Субсидия 2020 елда яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча чаралар үткәрүгә бәйле  чыгымнарны өлешчә компенсацияләү максатларында бер тапкыр бирелә.

Субсидия алуның төп шартлары турында тулырак: https://bavly.tatarstan.ru/index.htm/news/1785370.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International