Аномаль эссе һава торышы урнашу сәбәпле, су куллану арту аркасында, Баулы Водоканал предприятиесе, резервуарлардагы су дәрәҗәсен саклау өчен, төнге вакытта су басымын төшерергә ниятли. Моның хакта Баулы шәһәре Башкарма комитеты сайтында хәбәр ителә.
Әлеге чараларның эчәргә яраклы суны өзлексез тапшыруны тәэмин итү максатыннан үткәрелүе билгеләп үтелә. Шәһәр халкын эчәргә яраклы суны куллануга сакчыл карауларын сорыйлар.