Баулы районындагы авылда балалар мәйданчыгы төзелде

2020 елның 10 июле, җомга

Соңгы елларда Татар Кандызы авылында төзекләндерү буенча күп эш башкарылды. Шушы көннәрдә авылның үзәк өлешендә яңа балалар мәйданчыгы барлыкка килде.

Балалар мәйданчыгы элементлары җирле бюджет акчасына сатып алынган. Шушы көннәрдә аларны авыл мәдәният йорты артында бүлеп бирелгән участокта урнаштырганнар. Балалар мәйданчыгын урнаштыру белән мәдәният йорты директоры Айрат Хөсәенов, клуб хезмәткәре Миргалим Закирҗанов шөгыльләнгән. Аларга Ленар һәм Динар Хөсәеновлар, Алмаз Моратхуҗин, Илнур Нуретдинов булышкан. Техниканы Рөстәм Вәлишин биргән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International