Бүген иртән Баулы шәһәре учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре Җиңү һәм Хезмәт даны паркында үткән өмәдә катнаштылар. Билгеле булганча, анда әлеге вакытта реконструкция үткәрелә.
Өмәдә барлыгы 50 предприятиедән 150дән артык кеше эшләде. Алар җирне тигезләп, ташларны һәм чуп-чарны җыеп, парк участогын киләсе эшләр өчен әзерләделәр.