Алда торган Бөтенроссия халык санын алу берничә үзенчәлеккә, яңалыкка ия. 2020 елдан башлап, исәпкә алучылар халыкны кәгазьдә түгел, ә планшет компьютерлары ярдәмендә исәпкә алачак. Алда торган халык санын алуның тагын бер үзенчәлеге - гражданнар дәүләт хезмәтләре Порталында интернет-исәпкә алуны мөстәкыйль рәвештә уза алачаклар.
Бүгенге көнгә район башлыгы Рамил Гатиятуллин тарафыннан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү буенча оештыру планы формалаштырылды һәм расланды, аның нигезендә исәпкә алу персоналын: 10 контролер һәм 72 исәпкә алучыны сайлап алырга кирәк булачак. Исәпкә алу персоналының барлык категорияләренә 15 процент резерв каралган. Баулы Дәүләт статистикасы бүлеге тарафыннан исәпкә алу персоналын сайлап алу башкарыла. Кандидатларга карата төп таләпләр: планшет компьютерында эшли белү, аралашучанлык.