Баулылар хайваннарына котыру авыруыннан түләүсез прививка ясый алалар

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсендә тиешле хезмәт күрсәтелә.

Котыру вирусын кыргый һәм сукбай хайваннар тарата. Вирус аларны селәгәйләре тигәндә йога.

Мондый куркыныч авыруларның таралуын булдырмый калу өчен, бөтен йорт хайваннарын вакцинацияләү кирәк.

Безнең районда хайваннарны котыру авыруыннан түләүсез вакцинацияләү белән Баулы дәүләт ветеринария берләшмәсе шөгыльләнә. Прививкаларны аның клиникасында, көн саен эш көннәрендә ясыйлар. Белешмәләр өчен телефон: 5-77-23.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International