Кече һәм урта бизнеска ярдәм итү, Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре продукциясен төбәк, Россия һәм халыкара базарларда алга этәрүне стимуллаштыру, товар җитештерүчеләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру максатыннан, Татарстан Республикасында республика маркетинг үзәге (алга таба – Татарстан Республикасы РМЦ) эшли.
Татарстан Республикасы РМҮнең төп элементларының берсе - «Биржа мәйданчыгы» агрегаты (bp.zakazrf.ru). Әлеге ресурста дәүләт һәм муниципаль заказчылар, тариф барлыкка китерүче предприятиеләр, коммерция предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, үзмәшгульләр катнаша ала.
Үзенең шәхси компьютерында махсус программа урнаштырып, биржа мәйданчыгында катнашучылар Татарстан Республикасында да, аннан читтә дә уңайлы урыннан (офистан, йорттан, автомобильдән һ.б.) биржа сатуларында катнаша ала.
Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез, «Биржа мәйданчыгы» Агрегаторында теркәлеп, сез җитештерелгән продукцияне һәм хезмәтләрне сатып кына калмыйча, үз продукциягезне җитештерү һәм аны сату өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып ала аласыз.
Һәр пәнҗешәмбе 15:00 (Мәскәү вакыты буенча) сайтта (bp.zakazrf.ru) Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы "Биржа мәйданчыгы" Агрегаторында эшләү практикасы темасына вебинарлар уздыра.
Сезне катнашырга чакырабыз!
Үткәрелә торган вебинарлар турында тулырак мәгълүматны, «Биржа мәйданчыгы» Агрегаторында теркәлү һәм эшләү буенча ярдәмне Сез Татарстан Республикасы РМҮ белгечләреннән 8(843) 212-13-19 телефоны буенча, шулай ук электрон адрес буенча ала аласыз bp@mail.zakazrf.ru к