Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакыты үзгәрде

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Covid-19 илебез статистикасы эшенә төзәтмәләр кертте. Элегрәк Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узар дип планлаштырылган иде. Илдәге катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, Росстат 2021 елга халык санын исәпкә алуны күчерергә тәкъдим итте.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 27 июнендәге 943 номерлы карары белән 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү сроклары расланды.

Татарстанстат социаль челтәрләрдә халык санын алу турында яңалыклар, шулай ук кызыклы һәм актуаль статистик мәгълүмат һәм методик аңлатмалар бастыра. "ВКонтакте", Facebook һәм Instagram да Татарстанстат рәсми битләре бар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International