Баулы эшкуарлары өчен 2019 ел өчен салым хисаплылыгы турында мәгълүмат

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 409нчы карары белән Россия Федерациясе Салым кодексы белән билгеләнгән салым түләүчеләр, салым агентлары тарафыннан салым декларацияләрен тапшыру (өстәлгән кыйммәткә салым буенча салым декларацияләреннән тыш), чит ил оешмаларына түләнгән керемнәрнең һәм тотып калынган салымнарның суммалары турында салым хисапларын, салым агентлары тарафыннан исәпләнгән һәм тотып калынган физик затлар кеременә салым суммаларының исәп – хисапларын, аванс түләүләре буенча исәп-хисапларны, бухгалтерлык (финанс) хисаплылыгын тапшыру срогы өч айга озайтылды (хисап вакыты 2020 елның март-май айларына туры килә торганнарның).

Әйтик, 2019 ел өчен табышка салым буенча декларацияләр тапшыру вакыты 2020 елның 29 июненә кадәр озайтылды. 2019 ел өчен салым салуның гадиләштерелгән системасы буенча декларацияне тапшыру срогы юридик затлар өчен 30 июньгә кадәр озайтылды, шәхси эшмәкәрләр өчен 30 апрельдән 2020 елның 30 июленә кадәр күчерелде. НДФЛ буенча 2019 ел өчен 3-НДФЛ буенча декларация тапшыру срогы 30.04.202020 елга 30.07.2020 гә күчерелгән.

Шәхси эшкуар яки кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрында оешма турында мәгълүматларның булуы бу исә контрагентны сайлаганда мөһим, шулай ук дәүләттән ярдәм алу өчен нигез була ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International