Кичә, 1 июль көнне, РФ төп законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүе тәмамланды. Сайлау вакытында Баулы районы территориаль сайлау комиссиясенә 23 меңнән артык сайлаучы килде.
РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплап, районның 18 465 кешесе үз тавышларын бирде, Бу тавыш бирүчеләрнең гомуми санының 80,1 процентын тәшкил итә. Димәк, тавыш бирергә хокукы булган баулыларның 19,9 проценты «юк» дигән.
РФ төп законына үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә барлыгы 23032 Баулы катнашты, бу сайлаучыларның гомуми саныннан 86,2% тәшкил итә (26 697). Баулы районында тавыш бирү 38 сайлау участогында оештырылды.