Бүген Баулыда яшәүче Нәсиха Закирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Баулы һәм Ютазы районнары җитәкчеләре исеменнән аны бу дата белән район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров котлады.
Тыл хезмәтчәне Насиха Закирова 87 яшькә кадәр Ютазы районының 8 Март авылында яшәгән. Күп еллар "Фрунзе" колхозында эшләгән. Тормыш иптәше белән 69 ел бергә гомер иткәннәр, ике бала үстергәннәр.
Өч ел элек ул тол калган һәм кызы Вәсилә янына шәһәргә күчеп килгән. 90 яшендә Нәсиха Гыйздәт кызы үзен яхшы хис итә: яхшы ишетә, китаплар укый, телевизор карый, саф һавада йөрергә ярата.
Юбилее көнендә Нәсиха Закирова үзенең гражданлык бурычын үтәде һәм Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.
Кадрия Гыймазова