Халык санын алу фотоконкурсы башлана

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бөтенроссия халык санын алу фотоконкурсына үзегезнең иң яхшы кадрларны җибәрегез! Гаризалар 2020 елның 30 июненнән кабул ителә башлады, дедлайн - 30 сентябрьдә. Конкурсның төп бүләге 50 000 сум тәшкил итә.

Конкурска эшләр өч номинациядә кабул ителә:

· "Випинга илебезне күрсәт" — туган шәһәрнең яки авылның колоритлы истәлекле урыннарын Бөтенроссия халык санын алу талисманы — Випин кошчыгы катнашында сурәтләү.

 
* "Традицияләрне саклыйбыз". Төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең, шул исәптән милли киемдәге образлары чагылдырылган фотоэшләр, шулай ук этник аш-су, йолалар һәм бәйрәмнәр сурәтләре;

· "Гаилә альбомы" - берничә буын туганнарының фотосурәтләре.

Һәр фотоны кыскача тасвирлау зарур.

Конкурста 18 яшькә җиткән Россия гражданнары катнаша ала.

Тулырак: ВПН-2020 рәсми сайты һәм социаль челтәрләрдә Бөтенроссия халык санын алуның рәсми битләрендә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International