Баулы районында күп балалы гаиләгә бүләк тапшырылды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең "Игелек кыл" хәйрия акциясе кысаларында Потап Томбарлы авылыннан Фәрваевлар гаиләсенә планшет бүләк ителде.

Баулы районы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе вәкиле, Новозареченск авыл җирлеге башлыгы Светлана Багижева һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина күп балалы гаиләнең өенә барып, бүләк тапшырдылар.

Юрий һәм Татьяна Фарваевлар гаиләсендә тугыз бала тәрбияләнә: өч малай һәм алты кыз. Аларның иң өлкәненә - 23, иң кечесенә өч яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International