Баулы районы башлыгы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Бүген алдан тавыш бирү тәмамлана. Район халкының күбесе сайлау участокларында булды инде.

Хәзерге вакытка безнең районда халыкның 75,7 проценттан артыгы сайлауда катнашты. Бүген Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да үз тавышын бирде.

1025нче УСК рәисе Руслан Хәбибуллин сүзләренә караганда, участокта профилактиканың барлык чаралары да үтәлә. Тавыш бирүдә катнашкан һәр кешенең тән температурасын үлчиләр, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм перчаткалар, шулай ук ручкалар бирәләр. Комиссия әгъзаларына кирәкле дистанцияне үтәп, документларны читтән генә күрсәтәләр.

Бүгенге көндә бу участокта 995 кеше теркәлгән, шуларның 593е тавыш биргән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International