27 июнь көнне Баулыга "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәйрия акциясенең дүртенче азык-төлек җыелмалары траншын алып килделәр. Әлеге акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы һәм Ак Барс банк финанс ярдәме белән үткәрелә.
Азык-төлек җыелмаларын алучылар исемлеге ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Баулы районында әлеге ярдәмне 573 кеше алачак