30 июньдә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую үзенчәлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча «Кайнар линия» үткәрәчәк.
Мөрәҗәгать итүчеләр күчемсез милек объектын кадастр исәбенә ни рәвешле куярга, моның өчен кирәкле документлар исемлеген, күчемсез милек объектларының үзгәрешләрен исәпкә алу, җир кишәрлекләре чикләрен төгәлләштерү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген һ. б.ларны белә алачаклар.
"Кайнар линия" телефоны (843)255-25-71.
Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!