Күпчелек халык үз тавышларын вакытыннан алда бирүне өстен күрә. Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү 25 июньдә башланды.
Бердәм гомумроссия тавыш бирү көне 1 июль - ял көне дип игълан ителде. Әмма, кешеләр тупланмасын һәм халыкка уңайлы булсын өчен, халык үз тавышларын вакытыннан алда - 25-30 июнь көннәрендә бирә ала.
Әйтик, 29 июньгә Баулы районында халыкның 56,5 проценты тавыш биргән.