ТР Хөкүмәте коронавирус таралуга бәйле рәвештә элек кертелгән кайбер чикләүләрне юкка чыгара торган карар чыгарды.
Республикада коронавирус буенча чикләүләр режимы йомшара, дип яза "Татар-информ"МА.
Шулай итеп, 29 июньнән түбәндәгеләр рөхсәт ителә:
- аерым керү урыны булган, мәйданы 800 кв. метрдан артмаган кибетләрне ачарга;
-җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре (балалар лагерьлары һәм санаторийлар) эшен башларга. Моннан тыш, җәйге ял лагерьларына пассажирлар ташучы һәм туристларны йөртүче муниципальара маршрутлар яңартыла. Туристик сәфәрләрне гамәлгә ашыру өчен гражданнарның үзләре белән раслый торган документлары, мәсәлән, туристик юлламалар булырга тиеш.
Карарның яңа редакциясендә шулай ук 29 июньнән 12 июльгә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк затларга яшәү (тору) урыны буенча үз-үзеңне изоляцияләү режимын катгый үтәү турында турыдан-туры күрсәтмә дә бар.