Бүген Баулыда район мәктәпләренең 11нче сыйныф укучыларына «Укудагы уңышлары өчен» медальләре тапшыру тантанасы булды.
Баулы шәһәренең 5нче, 7нче һәм Александровка мәктәпләре укучыларына барлыгы 10 алтын медаль тапшырылды.
Элина Елохина, Айдар Насыйбуллин, Камила Хәкимова, Эльнар Шәфыйков, Алсу Гыйльфанова, Госман Әхмәтҗанов, Артем Егоров, Илдан Мәгъҗанов, Владимир Хрисанов, Мәбүбә Юлдашеваны чын күңелдән лаеклы бүләк алулары белән котлыйбыз!