Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына, опекуннарына һәм попечительләренә янә 10шар мең сум биреләчәк.
Акча 3 яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5 мең сум түләүгә яки 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар өчен 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә өстәмә биреләчәк.
Яңа түләү үзенчәлеге шунда ки, аның артыннан беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми, чөнки Пенсия фонды 5 мең һәм 10 мең сум акча бирү турындагы карар нигезендә акча күчерәчәк.